Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Кофега бал салып эчәргә ярыймы?

Табиб белән киңәшергә кирәк

Бал – кофе яки чәй эчкәндә шикәрне алмаштыра торган табигый матдә. Бал салынган кофе организмга яхшы йогынты ясый, ул «озын гомер эчемлеге» дип атала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган, дип белдерде Интертат.

Мондый эчемлекне даими эчү салкын тиеп авырудан саклый, иммунитетны ныгыта, ялкынсыну процессларын дәвалый, матдәләр алмашын яхшырта, канда шикәр микъдарын нормальләштерүгә уңай йогынты ясый.

Бал – бик шәп антиоксидант, анда В төркеме витаминнары, А, С, Е витаминнары, калий, кальций, фосфор, тимер, цинк бар.

Ләкин бал кушылган кофены умартачылык продуктларына аллергиясе булган кешеләргә, кан басымы күтәрелгән чакта эчәргә ярамый. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр, бал белән кофе эчәр алдыннан, табиб белән киңәшергә тиеш, диелә хәбәрдә.

Тагын шунысы да бар – бал салынган кофе ябыгырга ярдәм итә икән. Бал шикәрдән баллырак, кофе тәмлерәк булсын өчен, балны шикәрдән азрак салырга кирәк.

Ләкин көненә 5 чокыр бал белән кофе эчү, әлбәттә ябыктырмый, киресенчә тазарта. Ә менә иртән бал белән кофе эчеп, көн дәвамында шикәр куллануны киметсәң, ябыгып була, дип язалар ачык чыганакларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев