Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавируска каршы прививканы ясатырга кирәкме?

Табиб-иммунолог фикеренчә прививканы гомуми эпидемиологик вазгыятькә карап түгел, ә үз графигың буенча ясатырга кирәк

Күп кеше бүген коронавирус эпидемиясе дулкыны кимүгә таба киткән вакытта прививка ясатыргамы-юкмы, дип уйлый. Өстәвенә, «омикрон» штаммы да коронавирусның алдагы вариацияләре кебек үк куркыныч түгел. Мондый кешеләр хәлне күзәтә һәм авырулар саны арту белән вакцина ясатырга әзер. Бу хакта «Российская газета» яза.

Табиб-иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков фикеренчә, прививканы гомуми эпидемиологик вазгыятькә карап түгел, ә үз графигың буенча ясатырга кирәк.

«Авырудан яки вакцинациядән соң биш-алты ай узгач иммунизация булырга тиеш. Авыручылар саны артуга карап түгел, ә үз графигыңа таянып эш итәргә кирәк», – диде эксперт.

Хәтта ревакцинация вакыты узган булса да, прививканы мөмкин кадәр иртәрәк ясатырга кирәк. Шул вакытта иммунитет коронавирус инфекциясе таралу вакытына әзер булачак. Вакцина ясатканнан соң, тотрыклы иммунитет өч атнадан соң барлыкка килә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев