Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Коронавирусның үлемгә китерә торган билгесе аталды

Мондый сырхауларның 44 проценты җан тәслим кыла

Тән температурасы 35,5 градус һәм аннан кимрәк булуы коронавирустан үлү куркынычын арттыра.

Үзендә коронавирус билгеләре булган сырхауның тән температурасы тиешледән түбән булу чирнең тирәнгә китүе турында сөйли. Нью-Йоркның Синай тавындагы Икан медицина мәктәбе галимнәре әнә шулай дип раслый. Аларның әйтүенчә, мондый сырхауларның 44 проценты җан тәслим кыла.

Тән температурасының 40 градустан артып китүе дә инфекциянең котырып үсүен күрсәтә. Мондыйларның 42 проценты чирне күтәрә алмыйча вафат була.

Россия белгечләре дә Нью Йорк галимнәре фикере белән килешә. Әйтик, Новосибирск дәүләт табигый фәннәр университеты вирусология факультеты галиме Сергей Нетесов “Известия” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, өлкәннәрнең тән температурасы яшьләрнекенә караганда түбәнрәк була. Бу исә зәгыйфьрәк иммун системасына ия булучыларның чиргә каршы торучанлыгын бик нык киметә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев