Көз көне эчәргә кирәкле файдалы эчемлекләр
Лимон сырганак җимеше, карлыган яки башка җиләкләр белән бергә организмны бик яхшы җылыта, витаминнарга баета
Көзен кайнар үлән чәйләренә тәмләткечләр салып эчәргә була. Үләннәр яки чәй белән ясалган яраткан эчемлегегезгә имбирь, корица яки канәфер салыгыз. Иң яхшысы – чи имбирь.
Лимон һәм чи җиләк-җиләк җимеш салынган кайнар чәй дә бик яхшы. Лимон сырганак җимеше, карлыган яки башка җиләкләр белән бергә организмны бик яхшы җылыта, витаминнарга баета.
Җиләк-җимешләр белән алколгольсез глинтвейннар ясарга була. Ул җиләк-җимеш яки җиләк согы нигезендә ясала. Шулай ук чи яки киптерелгән җиләк-җимеш (алма, күрәгә, груша, кара җимеш, айва), корица, канәфер, әфлисун яки лимон кабыгы, кардамон яки йөзем җимеше кушарга була, дип яза «Татарстан 24».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев