Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Күкрәктә яман шеш чыкмасын өчен ике төрле май файдалы

Көндәлек 5 гадәт бу авыру чыгу ихтималын кисәтә ала

Хатын-кызларда күкрәк яман шеше онкология чирләре арасында беренче урында тора. Сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Маммолог Виктор Федосейкин сүзләренчә, көндәлек 5 гадәт бу авыру чыгу ихтималын кисәтә ала, дип яза Интертат.

Беренчесе: даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк. Атнага 120 минут физкультура онкология куркынычын 5 процентка киметә.

Икенчесе: ризыкта омега-3 май кислоталары булырга тиеш. Алар диңгез балыкларында бар. Табиб билгеләп үткәнчә, россиялеләр төрле сәбәпләр аркасында балыкны күп ашамый, ә кемнәрдер аны бөтенләй яратмый, дөрес пешерә белмәүчеләр дә бар. Ләкин, сәламәтлек хакына, бу продуктка мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк.

Өченчесе: канцероген саналган һәм теләсә нинди яман шеш китереп чыгарырга мөмкин булган алкогольдән баш тартырга кирәк. Зыянсыз дозалар юк, ди табиб.

Дүртенчесе: салатларга зәйтүн мае салыгыз. Бу май организмны сәламәтләндерә. Зәйтүн мае Урта диңгез кухнясының төп элементы булып тора. Ул иң файдалы май санала.

Бишенчесе: үз-үзеңне ай саен тикшереп торырга. Сөт бизләрендә үзгәрешләр бармы-юкмы икәнен даими күзәтеп торырга кирәк. Бернәрсә дә авыртмаса да, күкрәкнең төсе, тире торышы, формасы, зурлыгы үзгәрү – болар барысы да табибка бару өчен сәбәп, дип яза «Челнинские известия».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев