«Матурлык уколы» ясаган бер хатын 19 көн аңсыз яткан һәм үлгән
Клиентка косметологик процедурага килә
Ханты-Мансийск автономияле округы Юграда эстетика хирургиясе клиникасында инъекция ясаганнан соң, бер хатын-кыз вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.
Нижневартовск шәһәрендә яшәүче хатын косметик процедура алдыннан авыртуны баса торган препарат кадагач үлгән. Башта ул 19 көн аңсыз яткан.
Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, клиент хатын процедурага 26 октябрьдә килә. Аңа авыртуны баса торган укол кадыйлар. Хатын аңын югалта, һәм аны округ клиник хастаханәсенә салалар. Табиблар тырышлыгына кармастан, ул вафат була.
Җинаять эше тикшерү бара, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев