Нәрсә ул фитнес, аның белән ничек шөгыльләнәләр?
Бу хакта фитнес буенча инструктор Наталия ЗАИТОВА белән әңгәмә кордык
Кемдер мәктәптәге физкультура дәресләрен искә алырга яратмый. Чөнки ул чакта күп нормативлар үтәлмәстәй кебек тоела һәм спорт белән шөгыльләнү канәгатьләнү хисе китерми. Әмма еллар узган саен бу фикер үзгәрә һәм кеше үзеннән-үзе спортка тартыла башлый. Ә аның төрләре бик күп: кышын тимераяк һәм чаңгы, җәен йөзү һәм бадминтон, скандинавча йөрү, фитнес...
Нәрсә ул фитнес, аның белән ничек шөгыльләнәләр? Бу хакта фитнес буенча инструктор Наталия ЗАИТОВА белән әңгәмә кордык.
– Наталия Алексеевна, бүгенге көндә “фитнес” сүзе һәр кешегә яхшы таныш. Ул үз сәламәтлеге турында кайгырткан һәм яхшы күренергә теләгән һәркем тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә бара. Бу занятиеләргә гадәттә кемнәр йөри?
– Занятиеләргә йөрүчеләр – төрле яшьтәге, төрле һөнәргә, кызыксынуларга ия, төрле темпераментлы хатын-кызлар. Авыр хезмәт көненнән соң барысы да эш барышында барлыкка килгән киеренкелекне бетерү, беразга булса да проблемалар турында оныту һәм вакытны фәкать үзеңә генә багышлау өчен киләләр. Спорт залына килгәч кеше үзен бөтенләй башка яктан ача, камилләшә, үзенә ышанычы арта башлый.
– Тренировкалар ничек алып барыла?
– Башта разминка, аннан төп өлеш, соңыннан занятие “растяжка” белән тәмамлана. Төп өлешкә фитнес-программаларның күп төрләре кертелгән: фитнес-йога, фитбол (гимнастика тупларында күнегүләр), степ-аэробика һәм башкалар. Бер сәгать дәвамында без барлык мускуллар белән эшлибез, күнегүләр барышында дөрес сулыш алырга өйрәнәбез. Һәр хатын-кызга аерым якын килеп карыйбыз, күнегүләр башланганчы һәм беткәч пульсын контрольдә тотабыз.
Фитнес – иң элек үз сәламәтлегеңне ныгыту, төрле авыруларны кисәтү ул. Шөгыльләнү барышында сез яшьлегегезне озайтасыз, үз-үзегез белән гармония тоясыз. Чөнки фитнес – ул гәүдә, акыл һәм рух берлеге.
– Димәк, фитнес ул сезнең өчен мавыгу гына түгел, ә тормышыгызның бер өлеше булып чыга?
– Бу, чыннан да, шулай. Минем махсус белемем бар (Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган – авт.). Ул миңа тренировка барышын дөрес итеп төзергә ярдәм итә. Мин – фитнес-инструктор, шәхси тренер, балалар өчен гомумфизик хәзерлек буенча инструктор. Атнага өч тапкыр залда эшлим: яңа килгәннәрне өйрәтәм, кереш һәм шәхси тренировкалар уздырам. Башка вакытларда мине спорт дөньясына алып керүче итеп сайлаган укучыларым белән шөгыльләнәм.
Гомумән әйткәндә, күпләр, залга якыннары, дуслары, танышларының сүзенә колак салып, үзләрен формага китерү өчен киләләр. Әмма бу дөрес түгел. Мондый мәсьәләдә иң мөһиме – шәхси теләк һәм куелган максат. Диеталарда утырып һәм залда бөтен тырышлыгыңны куеп шөгыльләнеп тә ябыгарга була, әлбәттә.
Моны, бәлки, әлеге кешеләр тоймас та, ә организм сизә. Чөнки бу – аның өчен стресс. Шуңа күрә соңрак ташланган 2-3 кило урынына 10-15 кило җыюың да бар.
Күпләр өчен яхшы физик формадагы остаз кирәк. Аңа карап шөгыльләнү теләге тусын. Мәҗбүр итәргә дә кирәк булмаячак, чөнки тере үрнәк, нәтиҗәләр үзләре алга алып барачак һәм фитнесны мавыгу гына түгел, ә тормышның аерылгысыз өлешенә әверелдерәчәк. Ә минем өчен иң рәхәте – спорт сөючеләр ирешкән нәтиҗәләрне күрү һәм һәр занятие ахырында аларның алкышлавына сөенү...
P.S. Җәйге чорда занятиеләр уздырылмый. Төркемгә йөрүчеләр арасыннан берәүнең: “Гади генә физик күнегүләр ясау да безгә күңел күтәренкелеге өсти һәм үзебезне яхшырак хис итә башлыйбыз. Җәйге каникул вакытында да аралашуны дәвам итәбез, “Орешник“ паркы буйлап җәяү йөрибез. Занятиеләр башлануын түземсезлек белән көтәбез, чөнки алардан башка үзебезне күз алдына да китермибез”, – диюе актив тормыш рәвешенә ияләнүнең бер мисалы.
Наталья МӨФТӘХЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев