Онколог баш мие яман шеше билгеләрен атады
Беренче билге – баш авырту, ул гадәти дәвалау ысуллары белән генә бетмәскә мөмкин
2023 елның 6 ае эчендә Чиләбе өлкәсенең онкология һәм төш медицинасы үзәгендә баш миендә төрле шешләр булган 180 пациентка операция ясаганнар, дип хәбәр итә өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгы. Шешләрнең иң киң таралган төрләре: глиома һәм менингиомалар, шулай ук баш мие метастазалары. Клиниканың баш табибы, онколог Дмитрий Ростовцев баш мие яман шешенең билгеләрен әйтте, дип яза u24.ru сайты.
«Беренче билге – баш авырту, ул гадәти дәвалау ысуллары белән генә бетмәскә мөмкин. Шулай ук көзән җыерулар, координация, сөйләм, күз күреме бозылу, начар ишетә башлау, гәүдә тигезлеге һәм атлап йөрү бозылу, аяк-куллар ою, чәнчү, хәтер начарлану, игътибарны туплый алмау, гәүдәнең бер ягында мускуллар хәлсезлеге булса – борчылырга урын бар», – дип сөйләде Дмитрий Ростовцев.
Чыганк: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев