Операция шәфкать туташы Рәмилә Ибәтуллина: Мин һәр операциягә дога укып керәм
Иң авыры – пациентның якыннарына бу турыда хәбәр итү, – ди шәфкать туташы
Рәмилә ИБӘТУЛЛИНА 31 ел элек район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлекчәсендә эшли башлый. Ул вакытта әле аңа 19 яшь тә тулмаган була. Шул яшеннән алып бүгенгәчә ул иң җаваплы – операция шәфкать туташы вазифасын башкара.
Рәмилә – Исәнбайда гомер кичергән алдынгы механизатор Хәмит һәм гомере буе хат ташучы булып эшләгән Әминә Ибәтуллиннарның дүртенче кызлары. Аннан соң тагын бер сеңлесе туа. Иң өлкән апалары Зәмфирәдән һәм төпчекләре Илсинәдән кала, Язилә, Ләйсән, Рәмилә – гомерләре буе райондашларның сәламәтлеге сагында торган шәфкать туташлары.
– Апалар бу һөнәрне сайлагач, мин фармацевт булырмын дип уйлаган идем. Әмма кырысрак холыклы әткәйнең сүзе бер булды: “Шәфкать туташына укыйсың”. Шулай булгач сайлау мөмкинлеге калмады. Апаларым укыган Минзәлә медицина көллиятен тәмамладым. Укыганда ук иң яраткан фәнем хирургия иде. Һәм хезмәт юлым да медицинаның шушы өлкәсе белән бәйле, – ди Рамилә ханым.
Операция шәфкать туташының һәр көне үтә җаваплылык белән уза. Алар нык холыклы, үтә җаваплы һәм сизгер булырга тиеш. Операция вакытында игътибарны читкә юнәлтмәү, табибны күз карашыннан аңлау да мөһим.
– Мин һәр операциягә дога укып керәм, эшне “бисмилла” әйтеп башлыйм. Операция өстәленә яткан авыруның гомере безгә бәйле булуын бик яхшы аңлыйм. Шуңа күрә һәр операция уңышлы чыксын дип телим. Авыруны тынычландырырга, яхшыга өметләндерергә, көч бирергә тырышам, – ди Рәмилә ханым.
Шәфкать туташына еш кына бәйрәм, ял көннәрендә дә эш урынында булырга туры килә.
– Андый чакларда да борчылмыйм. Чакыралар икән, димәк, безнең ярдәм кирәк, – ди ул. Кызганыч, авыруларның операция өстәлендә яки аннан соң тернәкләнә алмыйча гомерләре өзелгән чаклар да була. Чөнки һәр операция үзенчәлекле. Авыру белән организм да төрлечә көрәшергә мөмкин.
– Андый вакытта үзебез дә “үлеп” тереләбез. Иң авыры – пациентның якыннарына бу турыда хәбәр итү, – ди шәфкать туташы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев