Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Пенсионерның колагында таракан яшәгән

Таякчык тыгып чистартмакчы була

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-атның колагыннан чын таракан алганнар. Бу турыда өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте, дип яза Интертат.

62 яшьлек ир-ат колагы авыртуга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Башта ул бу авыртуны үзе бетермәкче була, мамыклы таякчык тыгып чистартмакчы була, тик булдыра алмый, шуннан соң гына табибка бара.

Табиб ир-атның колагындагы тараканны пинцет ярдәмендә чыгара. Аның колагында берникадәр вакыт чын таракан яшәве ачыклана. Аңа ярдәм күрсәтәләр һәм ишетү каналын чистарталар.

Белгечләр колактагы яки борындагы әйберләрне мөстәкыйль рәвештә алырга маташудан баш тартырга чакыра. Үзең чыгарырга маташкан чакта, чит предмет эчкәрәк кереп китүе ихтимал. Вакытында табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Фото: https://mz.mosreg.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев