Районда диспансерлаштыру кампаниясе дәвам итә
10 мартка узучылар саны – 1100 кеше
Узган ел районда диспансерлаштыру узучыларның проценты сөендермәсә, быел эш активлашкан. Әлеге кампаниянең үзенчәлекләре, беренче нәтиҗәләре турында Әгерҗе район үзәк хастаханәсе гомуми практика табибы Дмитрий БОГДАНОВ белән әңгәмә кордык.
– Дмитрий Михайлович, сөйләшүне саннардан башлыйк әле. Быел ничә кеше бушлай тикшеренү узарга тиеш һәм бүгенге көнгә бу яклап хәл ничек?
– Районда диспансерлаштыруны 6100 кеше узарга тиеш. 10 мартка узучылар саны – 1100 кеше. Тирәнтен диспансерлаштыру буенча әлеге саннар 2727 һәм 66, профтикшеренү буенча – 1150 һәм 140. Узган ел белән чагыштырганда, бик яхшы күрсәткеч бу. Шушы урында район башкарма комитеты җитәкчесенә рәхмәт сүзләре җиткерү урынлы булыр. Ленар Фәрит улы беренче көннән үк диспансерлаштыру мәсьәләсен ныклы контрольгә алды. Чыннан да, эшкә сәләтле халыкның һәм тулаем район халкының сәламәтлеген саклау бик тә мөһим. Районның социаль һәм икътисади яктан үсеше дә турыдан-туры шуңа бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев