Районда гриппка каршы вакцинацияләү кампаниясе бара
Ике атна эчендә районда 1 590 кешегә прививка куелган
Әгерҗе районында гриппка каршы вакцинацияләү август аеның икенче яртысында старт алды. Ике атна эчендә районда 1 590 кешегә прививка куелган. Шуларның 190ы – медицина хезмәткәрләре, 736 сы – төрле яшьтәге балалар, 23е – йөкле хатын-кызлар, калганнары – өлкән яшьтәгеләр.
Прививканы куйдыру тәртибе элеккечә кала. Аны куйдырырга теләк белдергән һәркем иң элек поликлиникага 26922 телефоны буенча шалтыратып вакцина барлыгын белешә. Препарат булган очракта поликлиникага чакырулы кеше шул ук көнне үз участогына беркетелгән терапевт яки фельдшер тарафыннан тикшерү уза. Медицина хезмәткәре хроник авырулар, аллергия булу-булмавы, салкын тиеп авырганлык билгеләре юкмы икәнлеген күзәтә, температураны үлчи, тамак төбен карый.
– Табиб-терапевт яки фельдшер күрсәтмәләреннән башка бер генә прививка да куелмый. Прививка ясау 1 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Иммунитет ныгысын, организмның чирләргә каршы торучанлыгы барлыкка килсен өчен шул вакытка кадәр куйдыру мөһим, – ди табиб-инфекционист Лилия Хөсәенова.
– Кешелек өчен вакцинация темасы һәрвакыт катлаулы булды. Халык арасында бу темага кагылышлы бәхәсләр бер дә тынмый. Кемдер прививка куйдыру яклы, кемдер “куйдырыргамы, куйдырмаскамы?” дип икеләнә. Ләкин без үзебезне бик күптөрле өзлегүләрдән һәм хәтта үлемгә китерүче авырулардан шул рәвешле генә саклый алабыз, – дип дәвам итә Лилия Мәсгуть кызы.
Рәфисә ӘХМӘТҖАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев