Рәмзия Әбдрәшитова – ярты гасырга якын балалар сәламәтлеге сагында торган медицина ветераны
Күптән түгел хезмәттәшләре аны лаеклы ялга озаттылар
Бәлки аның фамилиясен күпләр белмидер дә, ә менә Рәмзия Шәиховна исемен ишетүгә берничә буын әгерҗелеләр “ул бит – безне дәвалаган врач апа“, диярләр. Рәмзия ӘБДРӘШИТОВА, ярты гасырга якын балалар табибәсе булып эшләп, районда олы хөрмәт яулады. Күптән түгел хезмәттәшләре аны лаеклы ялга озаттылар.
Надежда ЕНИКЕЕВА, медицина ветераны:
– Мин район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында 1972 елда эшли башладым. Ә Рәмзия Шәиховна безнең коллективка 1976 елда килде. Әнә шул вакыттан алып без аның белән 40 елдан артык кулга кул тотынып эшләдек. Ул поликлиникада да, балалар бүлекчәсендә дә хезмәт куйды. Яшь кенә булса да, беренче көннән үк һәркем белән уртак тел тапты һәм коллективта бик тиз үз кешегә әйләнде. Һөнәри осталыгы, киң күңелле булганы, балалар сәламәтлегенә җаваплы караганы өчен аны күпләр хөрмәт итте.
Ул эшен дә, кечкенә балаларны да бик яратты. Әгәр хастаханәгә авыр хәлдәге баланы китерсәләр, Рәмзия Шәиховна бүлекчәдә аны саклап төн уздыра иде.
Күпләргә оста да, остаз да булган алтын куллы табибә озак еллар район педиатры вазифасын да башкарды. Бу – күпсанлы отчетлар, еш кына Казанга барулар, авылларга чыгулар, участокларда эш дигән сүз. Рәмзия Шәиховна ул вакытта хезмәттәшләре тарафыннан җибәрелгән бер генә хатаны да гафу итмәде. Чөнки ул тәртип һәм төгәллек яратты.
Хезмәттәшем турында гомере буе “эш аты“ булды дисәм, һич кенә дә ялгышмам. Ул барысына да өлгерде. Күп вакытын эштә уздырса да, өендә һәрвакыт тәртип булды, бакчасында да яшелчәләре ишелеп уңды. Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы белән тол калса да, сынмады, сыгылмады. Балаларының барысына да югары белем алырга ярдәм итте. Үз әнисен дә, каенанасын дә тәрбияләп соңгы юлга озатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев