Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиблар «иң көчле» кан төркемен атаган: мондыйларга хәтта рак та янамый

Шул ук вакытта мондыйлар әйбәтрәк хәтерле, озынрак гомерле була

Каны беренче төркемгә кергән кешеләр төрле авыруларга, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларына сирәк бирешә. Галимнәр кан төркеме белән сәламәтлек арасындагы бәйләнешне ачыклаган.

Аларның тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, каны беренче төркемгә кергән кешеләр төрле авырулардан, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, ашказаны асты бизе һәм ашказаны рагыннан сирәгрәк интегә.

Шул ук вакытта мондыйлар әйбәтрәк хәтерле, озынрак гомерле була. Бу хакта “Петербургский дневник” “The Lancet” журналындагы мәгълүматларга таянып яза.

Белгечләр моны канда аның оешуына ярдәм итәрдәй молекулаларның азрак булуы белән аңлата. Аларның фикеренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларына бирешмәүчәнрәк булу психик авырулар куркынычын да киметә. Бу чирләр бер-берсенә бәйле чөнки.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155380/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев