Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тәмәке тартучыларда инфаркт куркынычы 1,5-6 тапкыр арта

Тәмәке төтене кан тамырларының эчке тезелешенә зыян китерә, һәм аңа, кристалллар төзү буенча балалар уенындагы кебек, начар нәрсәләр ябыша, холестерин оеша

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрдә тромбоз һәм аның авыр нәтиҗәләре – инфаркт, инсульт куркынычы зуррак. Тәмәке тартучыларга аеруча куркыныч яный – йөрәк ишемиясеннән үлгән ирләрнең 81 проценттан артыгы (45 яшькә кадәр) тәмәке тарткан. Бу хакта Бөтендөнья тромбозга каршы көрәш көне алдыннан Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе фәнни-тикшеренү институты директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш аритмологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Елена Голухова сөйләде, дип яза «Российская газета».

«Тромб – организмның универсаль реакциясе, ул, бер яктан, кан агуны туктату өчен җавап итеп барлыкка килә, икенче яктан, кан тамыры торышын, акрын кан агымы характерын һәм канның оешу сәләте системасын чагылдыра», –  дип аңлата Елена Голухова.

Тромбозны профилактикалауның төп чараларының берсе – тәмәке тартудан баш тарту. «Тәмәке төтене кан тамырларының эчке тезелешенә зыян китерә, һәм аңа, кристалллар төзү буенча балалар уенындагы кебек, начар нәрсәләр ябыша, холестерин оеша. Начар холестерин да куркыныч факторы, һәм атеросклерозга каршы көрәш тромбозны профилактикалау өчен тәмәке тартуга каршы көрәш кебек мөһим шарт», – ди табиб Голухова.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев