Татарстанда тагын 182 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган
Сәламәтлек

Татарстанда тагын 182 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Хисап чорында 26 пациент хастаханәгә озатылган, 279 кеше терелгән

Кыска вакытка кимеп алганнан соң, Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар тагын арта башлады. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы тәүлектә тагын 182 кеше әлеге инфекцияне эләктергән.

Хисап чорында 26 пациент хастаханәгә озатылган, 279 кеше терелгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 200 меңгә якынлашып килә, бу чорда 196 440 кеше савыккан.

Чыганак 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев