Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вирус үтеп керүгә юл куймыйк

Халык арасында аңлату эшләре алып барыла

Татарстанда дуңгызларның африка чумасы авыруы буенча эпизоотик хәл имин түгел. Әлеге вирус район территориясендәге хуҗалыкларга үтеп кермәсен өчен район ветеринария берләшмәсе шәхси хуҗалык башлыкларын, дуңгызчылык комплексы җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен бик тә игътибарлы булырга чакыра.

– Без халык арасында аңлату эшләре алып барабыз, белешмәлекләр таратабыз, – ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Ирина Светлишина. – Иң беренче чиратта, яңа дуңгызлар сатып алудан тыелып торырга кирәк. Тиешле авырлыкка җиткән булсалар, малны чалуны тизләтү мөһим.

Дуңгызлар авырган очракта, аннан килгән икътисади зыян бик зур. Беренчедән, авыру йоктырган терлекләр 100 процент диярлек һәлак була. Чирне йоктырган дип шикләнелгәннәре юкка чыгарыла. Аны йоктыру куркынычы булган хуҗалыктагылары иткә чалына. Моннан тыш, авыру нәтиҗәләрен бетерү (карантин, дезинфекцияләү, үлгән дуңгызларны яндыру һәм башка чаралар) өчен бик күп чыгымнар тотыла.

Дуңгызлар авырган яки кисәк кенә үлгән очракта бу хакта кичекмәстән 8(85551)24613 телефоны буенча район ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Онытмагыз: дуңгызларның африка чумасы авыруы балыкка килүгә сәбәп булып торучы гамәлләр өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы да каралган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев