Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Үтте дә китте яшьлегем....

Мансур абый һәм Әнисә апа МӨХӘММӘТДИНОВлар - Көчек авылының иң хөрмәтле кешеләре. Ниндидер яктылык бөркелә алардан. Эш-гамәлләре белән дә үрнәк алар. Гаиләдә дә бер-берсенә хөрмәт һәм ярату бүгенгәчә сакланган. Ә үзләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә... 80 яшьлек юбилеена җиткән Мансур абыйның гомер йомгагын бергәләп сүтик әле. БАЛАЧАК. Мин туган көнне...

Мансур абый һәм Әнисә апа МӨХӘММӘТДИНОВлар - Көчек авылының иң хөрмәтле кешеләре. Ниндидер яктылык бөркелә алардан. Эш-гамәлләре белән дә үрнәк алар. Гаиләдә дә бер-берсенә хөрмәт һәм ярату бүгенгәчә сакланган. Ә үзләрен тыңлаган саен тыңлыйсы килә...

80 яшьлек юбилеена җиткән Мансур абыйның гомер йомгагын бергәләп сүтик әле.

БАЛАЧАК. Мин туган көнне ике тапкыр бәйрәм итәм. Чөнки 22 апрельдә туганмын, 25 августка яздырганнар. Көчек авылында гап-гади колхозчы гаиләсендә биш бала үстек. Мин армиядә хезмәт иткәндә 51 яшендә әткәй вафат булды. Ярый әле, ул авыргач туган авылга отпускыга кайтып аны күреп килгән идем. Ә менә соңгы юлга озатырга кайта алмавым гомерлек үкенеч булып калды. Ул чакта бит диңгезчеләр 4 ел да 4 ай хезмәт итәләр иде. Хәзер нәрсә ул! Армиядә бер ел хезмәт иткәндә аның нечкәлекләренә төшенми дә калалар солдатлар. Абыем Билал Гайнетдиновны районда белмәгән кеше сирәктер. Күп еллар колхоз рәисе булып эшләде. Гадел, таләпчән, диләр иде аның турында. Бүгенге көндә Түбән Камада сеңлем ветеран табибә Зәйтүнә яши. Тагын бер сеңлем Мөхтәрәмә Әхмәтҗанова гомере буе Девәтернә мәктәбендә математика укытты.

УКЫТУЧЫДАН - КОЛХОЗ РӘИСЕНӘ. Мәктәпкә укытучы булып эшкә урнашуым очраклы гына килеп чыкты. Көчек мәктәбендә физика укытучысы юк икән. Ә физика һәм математика мәктәптә минем иң яраткан фәннәрем иде. Шулай итеп, мин, механизаторлар курсын бетергән егет, укытучы булып эшли башладым. Аннан Алабугада педагогика институтын тәмамладым. Бераздан миңа директор кәнәфиен тәкъдим иттеләр. Мин дилбегәне кулыма алгач мәктәп җиде еллыктан сигез еллыкка күчте, яңа программалар үзләштердек. Әлбәттә, яңалыкка күчү авыр булды. Әмма укытучылар белән бергә без кыенлыкларны җиңә алдык. Мин укыткан 70нче елларда ук математикадан контроль эшкә һәр балага шәхси билет әзерли идем. Бу укучыларга дәрескә ныклап әзерләнергә дә, материалны тирән өйрәнергә дә бик ярдәм итте.

1975 елда райком секретаре Нургали Сафин чакырып алды да: "Билал абыең - районда хөрмәтле колхоз рәисе, әйдә, син дә колхозга күч әле", дип тәкъдим итте. Һәм мине XXII партсъезд исемендәге колхозга рәис итеп билгеләделәр. Гаиләмне алып Тирсәгә күчендек. Фермада гына 450 баш савым сыер бар иде. Районда иң күп сыер бездә иде ул чакта. Ун ел тарттым бу йөкне.

Районда газлаштыру башлангач мин Көчек участогында мастер булып эшли башладым. Кырынды, Кичкетаң, Көчек авыл җирлекләренә караган авылларны зәңгәр ягулыклы иттек. Әле пенсиягә чыккач та җиде ел эшләдем бу тармакта.

ДИН. Әнием гомере буе биш вакыт намазын калдырмады. Дингә килүдә аның роле бик зур дип саныйм. Әмма "Алла юк ул" дип башка сугып торган заманда атеистик тәрбия алып үстек шул без. Мин беркайчан да "Аллага ышанмыйм" димәдем. Догаларны балачактан белә идем. Уразаны да эшләгән чорда ук тоттым. Әмма намазга 70 яшьтә генә бастым. Менә шуңа үкенәм. "Эш күп, вакыт юк" дигән сүз сылтау гына һәм болай әйтү - зур гөнаһ та ул. Аллага шөкер, 2011 елда хаҗга бару бәхетенә ирештем. Хәзер Коръәнне гарәпчә укыйм.

ГАРМУНГА МӘХӘББӘТ. Бала вакыт. Шулай бервакыт яланаяк урам буйлап йөгереп бара идем, колагыма бер көй ишетелде. Шул көйгә ияреп мин берәүләрнең ишегалдына кердем. Анда патефон өстендә пластинка әйләнә. Ничек моннан көй чыга икән дип шаккатып торганымны хәтерлим. Йөгереп өйгә кайттым да "әти, миңа гармун алып бир әле" дидем. Әти миңа 12 телле гармун сатып алды. Телләренә баскалап көй чыгара башладым. Иң беренче уйнаган көем "Әнисә" булды. Ә теге патефоннан тыңлаган көй "Минзәлә" булган икән. Һәм язмыштыр, мин Тукай районы Күзкәй авылыннан Әнисә исемле кыз белән таныштым һәм безнең чәчләр гомерлеккә бәйләнде.

Гармуннарым күп булды минем. Менә әле бүген дә дүрт гармуным бар. Еш алам мин аларны кулга. Телевизордан нинди көй ишетәм, шуны уйнап карыйм.

ГАИЛӘ. Әнисәмә дә 80 яшь тулды инде. Бергә гомер итүебезгә 55 ел. Картлыгыбызның тигезлектә узуы, бер-беребезгә олы терәк булуыбыз бәхет түгелмени?! Ике балабыз да "әти, әни " дип өзелеп торалар. Иж-Бубыйда яшәүче кызыбыз Роза да, Чаллыдагы улыбыз Илдар да - безнең янда еш кунак. Бөтен эшебездә алар - зур ярдәмчеләребез.

Ххх

Мансур абый белән әңгәмәбез озак дәвам итте. Аның бөтен дөньяларын онытып кроссворд чишүе турында да белдек, кухня тирәсендә кайнашуын, бик тәмле итеп пешерүен Әнисә апа сер итеп кенә әйтте. Иртә яздан кара көзгәчә бакчада казыну да - аның яраткан шөгыле. Менә шул эштән арып-талгач кулына гармунын ала да яраткан көен суза Мансур ага. Аңа Әнисәсе җыр белән кушыла:

Үтте дә китте яшьлегем,

Үткәнен дә сизмәдем...

Язманы Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев