Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Данир Сабиров Булат Бәйрәмовны шаярта: «Интекмә, бездән булмый ул»

Ләйсән Гыймаева видеога төшергән

Бакчачылар, гадәттә, көзен мул уңыш белән мактана. Ә Булат Бәйрәмов икенче ел рәттән кишерләре уңмаганга зарлана.Бу хакта Интертат яза.

Булат Бәйрәмов бакчаларындагы кишерне алган һәм аларны юып та куярга булган. Ә Ләйсән Гыймаева иренең тырышканын видеога төшергән.

«Менә 2 чиләк кишер чыкты. Шул 2 чиләк өчен мин яздан алып җәй буе се… су сибеп. Нәрсә инде бу, адәм көлкесе», – ди Булат.

Ләйсәннең камера артында кеткелдәп көлгәне ишетелә.

Тик артистлар быел видео төшереп тормаганнар, былтыргы видеоны куйганнар, чөнки тагын шул хәл – кишер уңмаган.

«Шуңа малай да ясый алмыйсың. Интекмә, бездән булмый ул», – дип, үзенчә шаярткан Данир Сабиров.

«Быел елы шундый килде, кибеттә бетмәс әле»;

«Сезнең әле 2 чиләк булган, минем берәү дә тишелмәде»;

«Уңган кешенең шулай инде, икешәр чиләк кишер»;

«Сөйләмә инде, эше күп, ашы юк»;

«Сирәкләргә кирәк иде»;

«Нинди айда утырттың?»;

«Булат, син былтыр да «кишер булмады» дип зарланган идең, быел да утырттыңмени... Юкка нужаланма, кибеттә күп»;

«Кит моннан, бу кишермени? Мондыйларны без ташладык. Әле, кыш чыккач, баздан түгәргә дә кала»;

«Саны күп бит, уңган инде», – дигән комментарийлар арасында кишернең ни өчен уңмавын ачыкларга теләүчеләр, «интекмә» дип киңәш бирүчеләр һәм «ярый бит инде» дип тынычландырырга теләүчеләр дә бар.

Шулай да иҗади гаилә ныклы фикергә килгән бугай. Ләйсән Гыймаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә «киләсе елда бакчага яшелчә утыртмыйбыз, сатып кына алырбыз» дип белдергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев