Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Илназ Гарипов татар эстрадасыннан киткән?!

    Җырчы күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми

    Татар эстрадасы җырчысы Илназ Гарипов күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми. Моның сәбәпләрен сорап үзенә шалтыраттык, дип яза "Шәһри Казан".

    -    Илназ, син кая югалдың?

    -    Игътибар иткәнсездер, Татарстанда сирәк күренәм. Ярты ел инде татар эстрадасында юк мин. Мәскәүдә дә, чит илдә дә еш булам. Ләкин туган ягымны онытмыйм, кайтып йөрим. Яңа проектлар өстендә эшлим. Әкренләп рус эстрадасына кереп барыш. Әлегә барлык карталарны ачырга иртәрәк...

    -    Туй-юбилейлар сезоны башланды. Чыгыш ясыйсыңмы соң?

    -    Әйе. Әмма бәяләр бераз үзгәрде. Дөрес, элек тә арзанга йөрмәдек. Сыйфатлы эш арзан була алмый. 

    -    Илназ Гарипов өйләнергә җыенмыймы?

    -    Бу арада юк әле. Җыенгач та, иң беренче булып сезгә хәбәр итәрмен. 

    Чыганак: Шәһри Казан 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: