Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Йолдызлар

Илсөя Бәдретдинова: "Хәл бетеп алды"

Җырчыга нәрсә булган?

“20 елдан артык табиб булып эшләүче якын кешем “Илсөя вакцинаны ясатырга кирәк, куркыныч бит” дип ялварыплар сорады. Минем төркемдә дә кешеләр күп, араларында олы кешеләр дә бар. Беркемне дә үгетләмим. Һәркемнең шәхсән үз эше. Мин, концерт директорым һәм төркемем прививка ясатачакбыз”, - дип сөйләгән Илсөя Бәдретдинова вакцина ясатыр алдыннан.

Һәм менә берничә көн элек җырчы вакцина ясатты. “Барысы да яхшы. Прививка ясаткан көнне кичтән хәл бетеп алды. Гомер булмаганны кичке сәгать 11дә ятып йокладым. Иртән бар да яхшы иде. Кул бәрелгән кебек кенә авыртты. Температурам юк. Акыллы комментарий язучыларга әйтәм: беркем дә миңа акча түләмәде, беркем дә мине сатып алмады. Бу реклама түгел. Мин үз теләгем белән ясаттым. Ясатасыгыз килмәсә, ихтыярыгыз – ясатмагыз”, - диде Илсөя.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев