Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

«Киек каз юллары»н җырлап танылган Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты

Интернетчылар комментарийлар калдырган

Хәрби өйрәнүләр вакытында җырлап танылган Башкортстан егете Артур Хәсәновның яңа видеосы чыкты. Бу хакта Интертат яза.

Артур шул ук өйрәнүләр вакытында җырлаган Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкара, ләкин бөтенләй башка урында. Видеодан аңлашылганча, бу концертны региональ хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы уздырган. Кечкенә генә залда барган чараны хәрбиләр һәм шулай ук хәрби киемнән булган укучылар (курсантлар) тамаша кыла.

«Татарстан-Башкортстан» төркемендәге әлеге видеоны караучылар: «Бу җырны Филүс белән икесе башкаруында көнгә берничә тапкыр тыңлыйм»; «Берүк исән-сау, җиңү яулап кайтырга язсын барыгызга да. Һәммәгез кемнеңдер газиздән-газиз балалары»; «Бик матур җырлыйсыз, исән-сау кайтыгыз», дигән фикерләр язып калдырганнар.

Фото: Видеодан скриншот

Видеоны сылтама аша узып карап була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев