Римма Никитина Гөлназ Асаеваның «Саф булып кияүгә чыгарга кирәк» дигәненә җавап бирде
Җырчылар икесе ике төрле фикердә
Гөлназ Асаева кызларга кияүгә гыйффәтле булып чыгарга киңәш биргән иде. «Иремә кадәр беркем белән дә мөнәсәбәтләргә кергәнем булмады. Әгәр ирегезнең сезне кулларында күтәреп йөртүен теләсәгез, кияүгә гыйффәтле булып чыгыгыз», — дип әйткән иде ул.
Римма Никитина — киресенчә. «Интертат»ка биргән интервьюсында: «Барысы белән дә йокларга кирәкми. Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым. Әгәр син берәр егет белән йөрисең һәм йоклыйсың икән, моның нәрсәсе булсын инде?» — дип сөйләгән иде.
Гөлназ Асаеваның фикереннән соң, Римма Никитинаның да әлеге четерекле мәсьәләгә карата булган карашын белештек.
«Миңа 32 яшь. Кайчан кияүгә чыгуым билгеле түгел. Бәлки 35тә, бәлки 40тадыр. Һәр кешенең үз вакыты. Никахка кадәр бергә яшәргә ярамый, дигән критерийны төп принципка санамыйм. Кайберләре саф булып, бик кыйбатлы туйлар ясап өйләнешәләр дә, икенче көнгә аерылышалар. Мин мондый вариант яклы түгел.
Гөлназ Асаева гыйффәтле булып кияүгә чыккан икән — бу аның шәхси хокукы. Гомумән, ирнең хатынына карата булган яхшы мөнәсәбәте, кулларында гына йөртүе кызның сафлыгыннан тормый. Яраткан кеше сине ничек бар, шулай ярата. Аңа синең үткәнең мөһим дә түгел. Һәркемнең үз үткәне була. Яраткан кеше сине яратып, үткәнне тикшермичә, киләчәккә карап яши», — диде Римма «Интертат»ка.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 18:00Ике нәни бала янгында һәлак булган Әнисе бәби табарга китте, әтисе — кибеттә3000
-
4 март 2021 - 13:17Казанда 4 кешелек гаилә газ белән агуланган Прокуратура тикшерү оештырган4700
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
4 март 2021 - 08:00Көллият студентлары чаңгы ярышларында көч сынаштыЯрышларда тугыз команда катнашты4800
-
4 март 2021 - 18:24Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.118300
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган60200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика