Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә татар телен саклау буенча яңа комиссия барлыкка килде

Зур бурычлар билгеләнгән

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Республикасы Президенты сайтында урнаштырылган.

Комиссиянең төп бурычлары – татар телен саклау һәм үстерүнең мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын табу; телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләр өчен кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә эшләүгә булышлык итү. Шулай ук комиссия бурычлары рәтендә сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү; татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү эшен камилләштерү; норматив-хокукый җайга салу эшчәнлеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертү дә бар.

Комиссия эшчәнлеген оештыру һәм мәгълүмати тәэмин итү Дәүләт Советы Аппараты белән берлектә Президент Аппараты тарафыннан тормышка ашырылачак. Рәисе итеп Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, аның урынбасары итеп Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов билгеләнгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев