Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар

"В смысле?": Алсу Фазлыева йөкле икәнен Азатка әйтми йөргән

Җырчы шок хәлендә калган

Белүебезчә, пандемия татар эстрадасына уңай йогынты ясады - бик күп артистлар хәзер бәби көтә. Шуларның берсе - эстрадабызның моңлы сандугачлары - Алсу һәм Азат Фазлыевлар...

Белүебезчә, пандемия татар эстрадасына уңай йогынты ясады - бик күп артистлар хәзер бәби көтә. Шуларның берсе - эстрадабызның моңлы сандугачлары - Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Алсу йөкле икәнен Азатка ничек хәбәр иткән? Моның хакта алар бүген Инстаграмында сөйләде.

"Йөкле икәнемне икәнне Азатка ничек хәбәр иттем? 

Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә йөрим. Болай да уйлыйм, тегеләй дә... Шаккатырасы килә бит!

Ә үзем авырлы икәнемне шундук сиздем - организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады. Азатка әйтми табибка бардым, ул УЗИ ясады һәм дарулар язып бирде. Өйгә кайттым, Азатның эштән кайтканын көтәм. "Кайтышлый аптекага кереп, шушы даруны ал әле", - дип йомыш йөкләдем аңа. Азат аптекага керә, ә анда... акылын югалта яза!!!

Дәвамын Азат үзе язды. Аңа кереп укыгыз 

"АЛСУ АВЫРЛЫ ИКӘНЕН ӘЙТМИ ЙӨРДЕ 

Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: "Матурым, аптекага кереп бер дару гына ал әле", - ди. Ярар, кердем. Аптекарша апага нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: "На какой неделе беременности?" - дип сорый. "В смысле?" - мин әйтәм... Шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантын алдым да, өйгә  кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны ашсу бүлмәсенә алып кердем. "Бу даруны бит авырлылар гына эчә!" - дип әйттем. "Мин бит авырлы!" - ди Алсу шулчак.
А дальше нәрсә булганны уже хәтерләмим...
Мин - бәхетле!"

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев