Бер ир-егет ипи эчендә алтын балдак тапкан
Ул табылдыкны хуҗасына тапшырырга тели
Башкортстанның Уфа районында яшәүче Николай Дәүләкән районында яшәүче дусты Владимирга мөрәҗәгать итә, ул кибеттән ипи алып кайтуын үтенә. Аннары Владимир Николай белән очраша. Ул ипине һәм Дәүләкәннән алган башка күчтәнәчләрен дустына биреп җибәрә.
Кич өенә кайткач, Николай Дәүләкән ипиенең беренче кисәген кисеп алуга ук, алтын балдак таба. Балдак 585нче үрнәкле алтыннан шактый киң итеп эшләнгән була. Башкортстанның Дәүләкән районының «Асылыкүл» газетасы шул хакта хәбәр итә.
Николай кыйммәтле табылдыкны хуҗасына тапшырырга тели. Шуннан соң тиз арада ипине кибеткә сатуга китергән кешеләрне эзләп табалар. Алтын балдак хуҗасы райондагы ипи пешерә торган заводта эшләүче хатын булуы ачыклана. Ул смена башланыр алдыннан балдагын салып куйган. Тик эш барышында балдагын ипи камыры өстенә сыпырып төшергән, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев