Биектау авылы турында тарих китап дөнья күрде
Яшәеш

Биектау авылы турында тарих китап дөнья күрде

200 данәдә

Яңа ел алдыннан гына районыбызның Биектау авылы турында “Бөек Себер юлында Биектау” дип аталган өр-яңа китап дөнья күрде. Аның авторы – шушы авылда туып үскән, хәзер Мордывыйда яшәүче мәгариф ветераны Эльза Сибгатова.
Әдәби-документаль җыентыкта авылның бай тарихы тасвирлана.
– Ерак бабалары XVII гасырдан алып алпавыт Яушев, аннан соң Тәфкилевның крепостной крестьяннары булган, шушы авылда туып үскән, авылның аянычлы язмышын йөрәге аша үткәргән якташларымның истәлек-хатирәләре, архив һәм башка күп төрле документаль чыганакларга нигезләнеп язылды, – ди автор үзе бу хакта.
Китап 200 данәдә Сарапул типографиясендә басылган. Мондый тарихи бүләк өчен авыл халкы аның авторына ихлас рәхмәтле.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев