Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗе музеенда комсомол хакында истәлекләр туплана

    2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) оешуга 100 ел тула. Әлеге тарихи датага район тарихын өйрәнү музее Яшьләр сәясәте бүлеге белән берлектә яңа китап нәшер итәргә планлаштыра. - Моннан 98 ел элек Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, аны данлауда, тормышыбызга яңа сулыш өрүдә һәм барлык яшьләрне бер йодрыкка туплап...

    2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы (ВЛКСМ) оешуга 100 ел тула. Әлеге тарихи датага район тарихын өйрәнү музее Яшьләр сәясәте бүлеге белән берлектә яңа китап нәшер итәргә планлаштыра.

    - Моннан 98 ел элек Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, аны данлауда, тормышыбызга яңа сулыш өрүдә һәм барлык яшьләрне бер йодрыкка туплап тотуда комсомолның роле гаять зур булды. Ул бик күп егет-кызлар өчен зур чыныгу мәктәбенә әверелде. Шуңа күрә комсомол исемен горур йөртүчеләрнең бу хакта матур хатирәләре дә сакланадыр, әлеге еллар белән бәйле тарихи фоторәсемнәре дә бардыр. Бик күпләрнең комсомол билетлары да исәндер әле. Гомумән, комсомол тарихы белән бәйле язмалар, фоторәсемнәр, экспонатлар китерүчеләргә без бик шат булыр идек, - ди музей җитәкчесе Рәмзилә Шакирова.

    Белешмәләр өчен телефон: 22757. Музейның адресы: Әгерҗе, Сәетов урамы, 8а йорты.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: