Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яңавылда «Килен токмачы» исемле музыкаль кичә узды

Бәйрәм җыр - бию белән аралашып барды

Милли мәдәният һәм гореф гадәтләр елы уңаеннан оештырылган "Килен токмачы" исемле музыкаль кичә, мәдәнияткә битараф булмаган апайларны, янәдән бергә очраштырды.

Төрле сәбәпләр аркасында авылыбызның эшкә уңган киленнәре барсы да катнаша алмадылар. Узләренең булган уңганлыкларын курсәтә алмауларына хәзерге сәгатьтә бик укенәләр алар. Киләсе бәйгедә һичшиксез катнашачакларын хәбәр иттеләр.

Ә "ат йөрәкле" киленнәребез сезнең каршыда. Аларга сокланып, көч биреп утырган апайлар "күзләр генә тимәсә ярый инде бу киленнәргә" дип борчылып та куйдылар. Бәйрәм җыр - бию белән аралашып барды. Яшенләп килеп яуган яңгыр да бозмады безнең кәефләрне.

Мәдәният йорты эчендә киселгән токмачлардан пешкән шулпа ашап, дәртләнеп яңадан очрашырга язсын дип өйләргә таралыштык. Безнең арада булган бердәнбер гармунчы "егетебез" гә барчабыз исеменнән зур рәхмәт.

Яңа-Авыл мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев