Инвалидлар ункөнлеге барышында Тәбәрледә бик матур кичә узды
Инвалидлар ункөнлеге Тәбәрле авылында яшәүче өлкән буын һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен матур бәйрәм белән истә калыр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәнис–Финисә Шаһабиевлар декада кысаларында йөрәкләргә үтеп керердәй кичә уздырганнар.
Күңел кылларын тибрәтердәй җылы сүзләр, тирән эчтәлекле шигырьләр, моңлы җырлар яңгыратканнан соң, сүз бәйрәмгә җыелучыларга бирелгән.
Алар да үзләренең сәхнә осталыкларын күрсәткәннәр. Кемдер җырлаган, кемдер биегән, уеннарда катнашырга теләк белдерүчеләр дә күп булган.
Бәйрәм чәй табыны артында дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев