Көчле давыл бер авылны юк иткән
Яшәеш

Көчле давыл бер авылны юк иткән

Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк

Киров өлкәсендә коточкыч давыл Лойно авылындагы торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән.

Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

"Типичный Киров" төркеме хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.

Татьяна Шумайлова фотолары, https://vk.com/etotkirov?w=wall-32668519_562291


Нет комментариев