Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Хөкүмәт тагын акча бирә

Бу юлы эшсезләргә

Пандемия нәтиҗәсендә эшсез калганнарга ярдәм итәр өчен 3 млрд сум бүленгән. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

Коронавирус инфекциясеннән зыян күргәннәргә Хөкүмәт ярдәм итүен туктатмый. Пандемия нәтиҗәсендә эшләрен югалтканнарга ярдәм итәр өчен 3 млрд сумга якын акча бүлеп бирү хакында инде боерыкка кул куелган. Әлеге акчалар эшсез калганнарга яңа һөнәр үзләштерергә яисә белемнәрен арттырырга тотылачак.

“100 меңнән артык кеше ихтыяҗ булган һөнәрләр үзләштерә, яисә өстәмә белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: алар үз төбәкләрендә кирәк булган һөнәрләрне, шул исәптән, цифрлы компетенцияләргә дә өйрәнә алачак”, - дип хәбәр итә Михаил Мишустин.

Аның сүзләренчә, бу эшне "Ворлдскиллс Россия" берлеге алып бара. Ә гаризаларны "Работа в России" порталында калдырырга мөмкин булачак. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев