Күләгәштән якташыбыз “Тимер кеше” титулына ия булды
Бел безнекеләрне
Дүрт чакрымны йөзеп, 180не – велосипедта, 42не йөгереп уза ул. Һәм барысын да – бер көндә. Мөмкин эшме бу? Күләгәш авылы егете Александр ВАСИЛЬЕВ, IRONSTAR триатлонындагы башка катнашучылар кебек үк, моның мөмкин булуын үз үрнәгендә раслый алган.
Күләгәш авылында туып үскән якташыбыз Александр Васильев күтән түгел Сочида узган триатлон ярышларында 226 чакрымлык классик дистанцияне уңышлы үтеп, “Тимер кеше” титулына ия булган.
– “Тимер” титулына һәркем ия була алмый, – дип исәпли Александр. – Моның өчен даими төстә спорт блеән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, үз алдыңа максатлар куярга һәм аларга туп-туры барырга кирәк.
Александрның уңышларын без инде мәктәп эскәмиясеннән бирле горурланып күзәтәбез. Ул чакта ук егет үҗәтлеге белән аерылып торды, район һәм республикакүләм эстафета һәм кроссларда, чаңгы ярышларында җиңү яулады. Аннан Ижаудагы Олимпия мәктәбе резервында, УдГУның физик культура һәм спорт институтында укыды. Александр Удмуртиянең биатлон буенча яшүсмерләр җыелма командасының әйдәп баручы спортчысы булды. Күп тапкырлар биатлон буенча Россия беренчелеге ярышларында җиңүләр яулады һәм призер исеме алды. Социаль челтәрләрдә IRONSTAR триатлонында катнашуга чакыруны күргәч, шунда ук үзен сынап карарга була ул.
Иң кызыгы, ул әле июнь аенда йөзә белми. Аның шоссе велосипдында йөрү тәҗрибәсе генә түгел, велосипедның үзе дә булмый. Өч ай эчендә Александр теләк булганда бөтен нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин икәнлеген үз үрнәгендә раслый.
– Мине иң борчыганы йөзү булды, – ди Александр. – Чөнки тренер белән нибары ике тапкыр шөгыльләнә алдым. Вакыт буламыд. Буш минут булу белән мөстәкыйль рәвештә йөзә идем. Велосипедта – шулай ук. Ә менә марафон өчен күңелем тыныч иде.
Ә ярышта киресенчә килеп чыга. Йөзүдә ул өч ярыш арасыннан иң яхшы нәтиҗә күрсәтә. 4 километрны 1 сәгать 19 минутта уза. “Стартта суга чумдым да финишка җиткәч чыктым”, – дип көлә.
Тиешле араны велосипедта узу да авыр булмый. Бары тик таудан, күнегелгән гадәт буенча, Александр тормозга басып төшә. Ә менә башка катнашучылар әлеге участокны да югары тизлектә үтәләр. Шулай да якташыбызның нәтиҗәсе яхшы була: ул 180 чакрым араны 5 сәгать 54 минутта уза.
Алга таба 42 километр араны йөгереп узарга кирәк була. Монысы – Александр өчен күнегелгән шөгыль кебек. Әмма җиде сәгать дәвам иткән ярышлардан соң аны аяклары инде тотмый башлый.
– Йөгерү, чыннан да, авыр булды, – ди спортчы. – Әмма фиништагы тойгыларны тасвирларга сүзләр таба алмыйм. Мондый хисләрне мин Россия беренчелегенә беренче җиңүем вакытында гына кичергән идем.
Ярышка Александр 11 сәгать 4 минут вакытын сарыф итә. Үз яшь төркемендәге 44 катнашучы арасында аның нәтиҗтәсе – унынчы. Шулай итеп, ул 860 триатлончы арасыннан әйдәп баруччы йөзлеккә керә. Кызганычка каршы, финишка килеп җитә алмаучылар да, вакытка сыешмаучылар да була.
Ә Александрны туганнары, якыннары, дуслары, танышлары көне буе котлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев