Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Шикәр комы алып куегыз, әгерҗелеләр

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алдагы җәйдә кайнатма, компотлар ясау өчен шикәр комы запасын хәзер үк хәстәрләп куярга тәкъдим итә. - Республикада 280 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерелгәндә шикәр заводларында аларны сакларга урын булмый һәм җитештерүчеләр аның бәясен бераз төшерергә мәҗбүр булалар. Хәзер шикәр заводларында эшнең...

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алдагы җәйдә кайнатма, компотлар ясау өчен шикәр комы запасын хәзер үк хәстәрләп куярга тәкъдим итә.

- Республикада 280 мең тоннадан артык шикәр комы җитештерелгәндә шикәр заводларында аларны сакларга урын булмый һәм җитештерүчеләр аның бәясен бераз төшерергә мәҗбүр булалар. Хәзер шикәр заводларында эшнең нәкъ кызган чоры. Шуңа да шикәр комына бәя вакытлыча төшеп тора. Киләсе җәйгә бүгеннән үк запаслап куйсагыз, акчагыз бераз янга калыр. Гадәттә, март айларыннан шикәр комына бәяләр арта башлый, - ди министр.

Бу көннәрдә Әгерҗе кибетләрендә шикәр комының бәясе 46-48 сум тирәсендә тирбәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев