Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Укытучылыкка барган Әгерҗе укучыларына – унбиш мең сум стипендия

    Мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү максатыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән икенче ел рәттән махсус проект тормышка ашырыла. Аның кысаларында быел район мәктәпләрен тәмамлаучы дүрт укучыга максатчан юллама нигезендә югары педагогик уку йортларына укырга керү мөмкинлеге биреләчәк. ДОКУМЕНТЛАР ТУПЛАУ БАРА Быелга районыбыз мәктәпләре өчен математика, башлангыч сыйныфлар, рус...

    Мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү максатыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдиме белән икенче ел рәттән махсус проект тормышка ашырыла. Аның кысаларында быел район мәктәпләрен тәмамлаучы дүрт укучыга максатчан юллама нигезендә югары педагогик уку йортларына укырга керү мөмкинлеге биреләчәк.

    ДОКУМЕНТЛАР ТУПЛАУ БАРА

    Быелга районыбыз мәктәпләре өчен математика, башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик кадрлар әзерләүгә квоталар билгеләнгән. Хәзерге вакытта педагогик юнәлештәге югары уку йортларында белем алырга теләүче укучыларның документларын туплау бара.

    - Моның өчен районда махсус комиссия төзелде. Комиссиянең чираттагы утырышы январь ахырында булачак. Анда укырга барырга теләүче укучыларның портфолиоларын тикшереп, кандидатлар белән әңгәмә корырга планлаштырабыз. Аннан исемлек тупланып, республикага юлланачак һәм иң лаеклылар сайланып алыначак, - ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.

    Педагогик уку йортына барырга теләүченең яхшы укуы, җәмәгать эшләрендә актив катнашуы, татар һәм рус телләрен белүе шарт.

    Максатчан юллама нигезендә укырга кергән очракта студентка ай саен унбиш мең сум өстәмә стипендия түләнәчәк. Ә югары уку йортын тәмамлаганнан соң яшь белгеч билгеләнгән мәктәптә биш ел дәвамында эшләргә тиеш була.

    УНБИШ МЕҢ СУМ - БИК ЗУР ЯРДӘМ

    Безнең район мәктәпләрен тәмамлаган биш укучы максатчан юллама нигезендә КФУның Алабугадагы институтында һәм Чаллы дәүләт педагогика университетында белем алалар инде. Менә алар: Күләгәштән Сергей Бочкарев, Тәбәрледән Әлфия Шаһабиева, Әгерҗедән Светлана Журавлева, Сарсак-Омгадан Маргарита Чернова һәм Яңавылдан Айзилә Сөләйманова.

    - Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Максатчан юллама буенча керү мөмкинлеге хакында ишеткәч үземне сынап карарга булдым. БДИ баллары буенча Алабуга педагогия институтына бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеге дә бар иде, тик мин Чаллыны сайладым. Башлангыч сыйныфлар һәм чит телләр укытучысы булачакмын. Төп стипендия янына ай саен 15 мең сум өстәмә стипендия алу - минем өчен бик зур матди ярдәм ул. Стипендия үземнең чыгымнарга җитеп бара.

    Баштарак укуы авыр булды, аннан күнектем. Беренче сессияне дә уңышлы гына төгәлләдем. Укуымны тәмамлап диплом алгач, үз белгечлегем буенча Тирсә мәктәбенә эшкә кайтырга планлаштырам, - диде Айзилә.

    Югарыда әйтеп үтелгән студентлар үрнәгендә сез дә үзегезне сынап карагыз, хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары. Тулырак мәгълүматны 24373 телефоны буенча район мәгариф идарәсенә шалтыратып белә аласыз.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: