Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә “Созвездие-Йолдызлык - 2022” фестиваленең зона этабы старт алды

Барлык чыгышларны туры эфирда карарга мөмкин

9-10 мартта Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык - 2022» фестиваленең зона этабы уза. Фестивальдә катнашу өчен безнең шәһәргә 4 районнан - Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Актаныштан командалар килде.

Әгерҗе районыннан 8 хореография коллективы, 10 вокалчы, 1 вокаль ансамбль һәм 12 конферансье катнаша.

Катнашучыларның барлык чыгышларын yold.ru сайтындагы туры эфирда карарга мөмкин.

Сәхнәдә 15:00 гә кадәр Менделеевскидан катнашучылар чыгыш ясый, 15.00 сәгатьтә Минзәләдән балалар чыгыш ясый башлаячак.

16.00 сәгатьтә жюри хөкеменә әгерҗелеләр үз номерларын чыгарачак. 

10 март көнне 10.00 сәгатьтән башлап Мөслим һәм Актаныш районнарыннан катнашучыларның чыгышларын күрергә мөмкин булачак.

Иң яхшы номерлар фестивальнең гала-концертына сайлап алыначак, ул 10 мартта 18.00 сәгатьтә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев