Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

52 яшьлек хатын үзенә ир табу өчен 12 млн сум түләгән

Эш барып чыкмагач, агентлыкны судка биргән

Мәскәүдә бер хатын-кыз таныштыру агентлыгына 12 миллион сумга якын акча түләгән, ләкин аңа барыбер ир табылмаган. Бу вакыйганы Телеграмда «База» каналы яза, дип белдерде Интертат.

52 яшьлек Мария (исеме үзгәртелгән) мәхәббәтен 2000 еллар башыннан ук эзли икән. Ул, аңа ир табып бирүләрен үтенеп, таныштыру агентлыгына мөрәҗәгать иткән. Эзләү озакка сузыла, шушы еллар дәвамында аңа берничә миллион сум акча түләргә туры килә. Аңа танышу өчен ир-атлар табалар, әмма очрашулар булмыйча кала. Мария ул вакытта гауга куптара алмый, чөнки «теләсә кайсы очракта да дәгъва белдермәячәкмен» дигән документ имзалаган була.

2022 ел ахырында «Бергә һәм мәңгегә» дип аталган агентлык үзенең табышлы клиенты белән кабат элемтәгә чыга. Мариягә тагын бер ир-ат белән танышырга тәкъдим итәләр. Бу таныштыру өчен аннан 2,9 миллион сум акча сорыйлар. Ул бу сумманы да түләгән, әмма бу юлы да ул булачак парын күрми кала. Декабрьдә Мариянең йөрәген бөтенләй үк «яралыйлар»: агентлык хезмәткәрләренең берсе аннан расписка белән 3,5 миллион акча ала һәм шулар белән югала.

Октябрьдә хатын-кызның өмете бөтенләй өзелә: ул сөйгән ярын очрату хыялыннан баш тарткан һәм полициягә гариза язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев