Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

550 бала атасын судка биргәннәр

Әти-әниләргә интернет аша мөрәҗәгать итә

550 баланың биологик әтисе булган Джонатан Мейер суд каршына басачак,. Бу кеше төрле илләрдә спермаларын калдыру белән шөгыльләнгән, дип яза Интертат.

NVOG Голландия гинекологлар ассоциациясе 2017 елда ук беренче булып чаң каккан. Чөнки Джонатанның Нидерландта гына да кимендә 102 баланың атасы булуы ачыкланган.

Donorkind Нидерланд фонды серияле донорны судка биргән. Клиника кагыйдәләре буенча, бер кешедән иң күбе 25 бала туарга мөмкин икән. Күбрәк булган очракта, балалар арасында инбридинг (гомогамия, якын туганнарның кушылуы), инцестлар һәм психологик проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

2018 елда бала тапкан бер хатын да Джонатанны судка биргән. «Алдан белгән булсам, бу кешене сайламас идем. Хәзер баламның язмышы турында борчылам», – дигән ул.

Голландиядә кара исемлектә булса да, әлеге ир заты Дания, Украина һәм башка шәһәрләрдә сперма калдыру эшен дәвам итә икән. Кайбер очракларда ул «Рууд» исемен куллана. Шулай ук йорт эчендә орлыклыландыруны планлаштырган булачак әти-әниләргә интернет аша мөрәҗәгать итә, диелә «The Telegraph» сайты хәбәрләрендә.

Хәзер Джонатан Кениядә яши. Ул Гаага шәһәрендә туып үскән, аңа 41 яшь, һөнәре буенча – музыкант.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев