Әгерҗе районында күргәзмәләр тәмамланды
Аларда бер меңнән артык кеше катнашты
24 августтан 28 октябрьгә районда Россия һәм якын чит ил рәссамнары тарафыннан иҗат ителгән рәсемнәр күргәзмәләре эшләде.
Алар Красный бор, Бима, Көчек, Сарсак-Омга, Исәнбай, Тирсә, Кадыбаш, Кырынды Мәдәният йортларында һәм район Мәдәният сараенда оештырылды. Аларда бер меңнән артык райондашыбыз катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быел Красный борда узган Халыкара пленэрга Татарстаннан, РФ субъектларыннан һәм якын чит илдән 50дән артык танылган рәссам-оста килгән иде. Алар ике атна дәвамында ачык һавада картиналар яздылар, мастер-класслар уздырдылар. Иҗат итү өчен Салагыш, Кырынды, Иж-Бубый, Иске Чекалда, Бима, Сарсак-Омга, Варкләд-Бодья авылларына да чыктылар.
Әлеге чара “Халыкара пленэр: Кама буеның күпмилләтле палитрасы” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Аны уздыру максатына “Радуга талантов” балалар иҗаты йорты 448120 сум грант откан иде.
Кырындыда – күргәзмә. / Фото “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев