Башта исерек дип уйладык. Җомга намазыннан кайтышы икән...
Аллаһ кичерсен
Командировкада вакытта төрле кызыклы да, гыйбрәтле дә, тетрәндергеч тә вакыйгалар, күренешләр белән очрашырга туры килә. Бу юлы да шулай булды...
Бернәрсә дә болай гына, бер сәбәпсез булмый. Аллаһы Тәгаләгә күбрәк билгеле һәм Ул адәм баласын кирәкле урынга Үзе юнәлтә. Кечкенә генә авылда үзебез эзләп барган өйне тиз генә таба алмадык. Дөрес барган җирдән, безнең кайсы якта булуыбызны ялгыш аңлап, хуҗабикә кире борылырга кушты. Киттек яшел капкалы зур сары йортны эзләп. Авылның икенче читенә җиттек. Кире борылырга торганда бер капка төбендә җирдә егылып яткан кешене күреп алдык.
Машина йөртүчебез тиз генә чыгып, күтәреп торгызып кертте. Аллаһ кичерсен, башта исерек дип уйладык. Юк! Җомга намазыннан кайтышы икән. Егылып тора алмый яткан. Үзе генә яши, карчыгым күптән юк инде, ди куллары бозга тырналып канаган бабай. Бер аягына болай да аксаклый икән. Очраклы гына күреп алмасак, күпме яткан булыр иде. Аллаһ юкка гына адаштырмаган безне. Ә без эзләгән йортыбызга барып җитмичә кире борылганбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев