Бер ир 13 миллион акчасын чүплеккә чыгарып аткан
Ул акчаны чүп дип уйлаган
Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Ул акчаны чүп дип белгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Baza Telegram-каналына сылтама белән яза.
Чыганак белешмәсе буенча, ир-ат өй җыештыра, берничә капчыкка чүп җыя. Аннары капчыкларны чүплеккә илтеп ата. Бу капчыклар арасында 13 миллион саклана торган пакет та була.
Ир-ат акча югалуын абайлап алгач, чүплеккә китә. Тик акча салынган пакетны тапмый. Хәзер ул полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев