Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Әбиләр сабан туе үткәрелә

Бер авылында 50 елдан артык шундый гадәт

Узган ялларда Баулы районы Татар Томбарлы авылында Әбиләр сабан туе үткәрелде. Бу үзенчәлекле, башка беркайда да кабатланмаган бәйрәм Томбарлыда илле елдан артык үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Заманында карт-корыларны, район сабан туена бара алмаганнарны нәүмиз калдырмау, күңелләрен күтәрү максаты белән оештырылган бу игелекле чара әле дә булса үз рухын югалтмый. Кешеләр үзгә бер җылылык алу өчен җыелалар анда. Томбарлы халкы гына түгел, Баулыда гомер итүче авылдашлар да, күрше авыл кешеләре дә килә.

Ботакларын чатыр кебек җиргә кадәр төшергән зур, калын кәүсәле каенның төбе сәхнә ролен үти. Каршыдагы каеннарның күләгәсе исә — тамашачы залы. Бирегә кешеләр гаиләләре белән килеп, чирәмгә әйбер җәеп рәхәт итеп утыралар.

Биредә өлкән буын өчен дә, балалар өчен дә кызыклы уеннар үткәрелә. Монда агач атларда «чабалар», капчыклар белән түгел, мендәрләр белән «сугышалар». Быел яңа конкурс та үтте — себерке бәйләү буенча. Бу бәйгедә унынчы дистәне ваклаучы Гамир Юзаевка тиңнәр булмады.

Авыл мәдәният хезмәткәрләре күп кенә кызыклы фотозоналар оештырдылар.

Фото: https://tatar-congress.org/

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев