Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Борщевик-балтырган Арктика өчен дә зур куркыныч тудыра

Галимнәр үз сүзен әйтте

Балтырган Ямал-Ненец автономияле округының Арктика территориясен дә басып ала башлады һәм ул Төньяктагы аз санлы халыкларның традицион хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Арктиканы өйрәнү белән шөгыльләнә торган Фәнни үзәккә сылтама белән хәбәр итә.

Үзәк галимнәре, узган елда Ямал-Ненец автономияле округының төрле районнарында экологик мониторинг үткәргәндә, климаттагы тирбәнешләрнең нинди нәтиҗәләргә (тундра ландшафтының зур тизлектә үзгәрүе, үсемлекләр һәм хайваннарның яңа төрләре барлыкка килүе һәм актив рәвештә таралуы) китерүен теркәгән, диелә хәбәрдә.

«Әйтик, Ямал ярымутравына куркыныч үсемлек – Сосновский балтырганының орлыкларын алып килгәннәр, аның таралган урыны Мыс Каменный һәм Сеяха киңлекләренә кадәр җитте инде. Киләчәктә ул Төньяктагы аз санлы халыкларның традицион хуҗалыгына зыян китерергә мөмкин», — дип искәрттеләр фәнни үзәктә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев