Бу атнада 3 кенә көн эшлибез
Алда озын яллар көтә
Россиядә кыска эш атнасы башлана. 22 февраль – бәйрәм алды көнне эш сәгате бер сәгатькә кыскарак булачак, дип яза Татар-информ.
Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте матбугат хезмәтендә журналистларга сөйләүләренчә, 20-22 февраль көнне эш көне булачак. Бу Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, февральдә ял көннәре арту 1 гыйнвар, якшәмбе ялын, җомга, 24 февральгә күчерүгә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев