Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Чаллы шәһәрендә Социаль фондның клиентлар хезмәте гражданнарны яңа график буенча кабул итүне дәвам итә

Көтү вакытын берничә тапкыр кыскарта

Социаль фонды Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча, агымдагы елның апреленнән  башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре  эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды.  Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллы халкы Социаль фондка күпчелек очракта пенсияләрне исәпләү, бердәм пособие билгеләү һәм түләү өчен кирәкле документлар тапшыруга кагылышлы сораулар, шулай ук  төрле түләүләр күчерү өчен реквизитларны үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы  буенча Россия Пенсия фондына  килеп мөрәҗәгать  итүне уңайлырак итү  өчен гражданнар https://es.pfrf.ru/znp алдан язылу сервисы аша кабул итүгә языла ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев