Диңгез салкында «кайный» башлаган (ВИДЕО)
Гадәти булмаган табигый күренеш
Одесса шәһәрендә урамда суыклар башлангач, «кайный» башлаган диңгезне видеога төшергәннәр. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Гадәти булмаган табигый күренеш сурәтләнгән видеода су өстеннән пар күтәрелүе күренә. Диңгездә шактый каты җил исә, пар булгач, күз күреме дә начар.
Су температурасы һава температурасыннан югары булганда, парга әйләнү күренеше барлыкка килә. Видео төшерелгән иртәдә Одессада диңгез буенда һава температурасы -15 градус, ә су температурасы 6 градус булган, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев