Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Әгерҗедә 2 өлкән яшьтәге пар никахларын теркәде
Иртәгә дә туй тантаналары дәвам итәчәк
8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иткән көнне, Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә аеруча романтик рух хөкем сөрде. Истәлекле көндә никахларын яшьләре 70 яшьтән узган кешеләр теркәде. Болар - Зәфир һәм Резидә Закировлар, Фәнис һәм Ирина Хәбибуллиннар.
Бу тантаналы көнне әлеге парларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина котлады. Вакыйганың мөһимлеген ассызыклап, ул аларга гаилә тормышында бәхет теләде.
Кияү һәм кәләш матур традиция буенча гаилә тормышына әзерлек сүзләрен җиткерде. Бәйрәм шартларында алар үзләренең тормышларын имзалар куеп бәйдәде. Шуннан соң ир белән хатынга гаилә документы – никахлашу турында таныклык тапшырылды.
Тик болар белән генә Әгерҗедә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган туй тантаналары тәмамланмый. Кичә генә Нияз һәм Ләйлә Хуҗиннар, Фәнзир һәм Чулпан Нуретдиновларның никахлары теркәсә, инде иртәгә үк ЗАГС бусагасын тагын өч пар атлап керәчәк. Бу - Александр һәм Светлана Митряевлар, Тимур һәм Аливия Вәлиуллиннар, Марат һәм Марианна Мифтаховлар.
- Барыгызны да якты бәйрәм белән котлыйм! Гаилә, кайгырту, бер-береңә хөрмәт, якыннарының мәхәббәте-кешенең төп таянычы һәм ярдәме. Бары тик шулар гына кеше тормышын тулы һәм бәхетле итә. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм бәхет телим! Гаиләгезне саклагыз! Кадерле кешеләргә мәхәббәт һәм наз сүзләрен ешрак бүләк итегез! Безнең Әгерҗе районында нык гаиләләр күбрәк булсын, аларда киләчәк буын – балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз мәхәббәт һәм кайгыртучанлык атмосферасында үссен! Мәхәббәт һәм татулыкта яшәгез! - дип котлады Гөлнара Гайфуллина.
Сүз уңаеннан, бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә ике сабый-Халтурин Глебның һәм Перевощиков Константинның тууы теркәлде. Сәламәт, көчле, акыллы, игелекле булып үсегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев