Әгерҗе районында Пилмән бәйрәме гөрләде
Татар командалары катнашуы шаккатырды
Варклед-Бодья авылында «Шудо пельнянь» (Бәхетле пилмән) пилмәннәр фестивале узды.
Бу юлы удмурт милли ризыгына багышланган чарада бик күп татар командалары катнашуы шаккатырды. Алар барысы да беренче тапкыр көч сынашты.
Бәйрәмне чыннан да халыкчан дип атарга була: биредә төрле телләрдә җырлар яңгырады, төрле милли биюләре биелде. Бәйрәмнән беркем дә читтә калмады.
Конкурс программасы да бай: пилмән әзерләнгән арада, командалар сәхнәдә үзләренең сәнгать номерларын да тәкъдим иттеләр. Күңелсезләнергә вакыт юк иде!
Фестиваль турында тулырак итеп сылтама аша узып укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев