Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыклы

Әгерҗедәге танылган Кыш бабайлар белән әңгәмә

18 ноябрьдә олысы-кечесе яраткан Кыш бабайның туган көне

18 ноябрьдә олысы-кечесе яраткан Кыш бабайның туган көне иде. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Әгерҗедәге танылган Кыш бабайлар белән әңгәмә кордык. 

Аидә СТАРИКОВА, педагогика ветераны:
–    5нче балалар бакчасы (элеккеге 97нче) ачылган көннән алып мин биредә 36 ел тәрбияче булып эшләдем. Һәм шушы еллар дәвамында Кыш бабай булдым. Бакчада үзебезнең төркемдә узган Яңа ел иртәләре, профсоюз Чыршы бәйрәмнәрендә миңа гел әлеге җаваплы роль бирелә иде. Хәтта бакчаны шефлыкка алган локомотив депосына барып та чыгыш ясарга туры килгән еллар булды. 
Кыш бабайны берничә Чыршы бәйрәмендә уйнарга туры килгәндә, сценарийларның да төрлесен ятладым. Әлеге рольгә бик җаваплы караганда гына аны җиренә җиткереп уйнап булганлыгын аңлый идем. Балаларны да алдап булмый. Алар аз гына ялгышлык чыкса да Кыш бабайның “чын“ түгеллеген аңлап алырлар иде. Шуңа күрә шигырьләрне эштә дә, өйдә дә, йокларга яткач та кабатларга туры килде. 
Хәзер инде мин лаеклы ялда. Яшьтәшләрем белән күп еллар Әлфия Закирова җитәкчелегендәге сәламәтлек төркемендә шөгыльләнәбез. Үзебез уздырган Яңа ел кичәсендә дә мин, Кыш бабайны уйнап, бәйрәмнең матур бизәге булдым. Яшь барса да, бу рольдән һич тә аерылып булмый әле. 

Рубин ХӘМИДУЛЛИН, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге хезмәткәре: 
–    Безнең бүлек хезмәткәрләре күп еллар “Полиция Кыш бабае“ хәйрия акциясенә кушылалар. Үз акчабызга аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр әзерлибез. Аларны халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре уздыра торган Чыршы бәйрәмендә балаларга өләшәбез. 
Элегрәк елларда балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә дә халыкны социаль яклау идарәсе белән берлектә шундый гаиләләрдә була, Кыш бабай һәм Кар кызы ролендәге полиция хезмәткәрләре балаларны күчтәнәчләр белән сөендерәләр иде. Миңа да берничә ел рәттән Кыш бабай булырга туры килде. Балаларга шатлык өләшү – үзе зур бәхет ул. Кыш бабай ишектән күренүгә балалар кочаклап алалар, шигырьләр сөйлиләр. Ә бүләк алган сабыйларның кояштай балкыган йөзләрен күргәч, алар белән бергә без дә шатланабыз...

Никита БАХТИАРОВ, 2нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы:
–    Кыш бабайны мин 7 сыйныфтан бирле уйныйм. Аңа кадәр ике ел элек Тамара Васильева җитәкчелегендәге “Мечта“ театрына йөри башладым. 
Кыш бабай ролендә беренче тапкыр чыгыш ясаганда әллә ни каушамадым. Чөнки аңа кадәр минем Бүре, Убырлы карчык рольләрен уйнаганым булды. 
Декабрь ае сценарий ятлап, репетицияләргә йөреп сизелми дә узып китә. Ай ахырында Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелә. Бу вакытта мин бер көнгә ике-өч бәйрәмдә чыгыш ясыйм. Әле аның өстенә дуслар, танышлар шәхси корпоративларда чыгыш ясарга чакыралар. 31 декабрьдә район Чыршы бәйрәмендә дә Кыш бабай ролен ышанып миңа тапшыралар. 
Кыш бабай туган көне турында беренче тапкыр ишетүем. Әлеге рольне башкаручы коллегаларыма түземлек телим. Чөнки Кыш бабай булып эшләү бик катлаулы һәм җаваплы вазифа ул. шул ук вакытта бик кызыклы да...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев