Әгерҗеле Радик Ибрашев ясаган Юрий Шатунов портреты бар республикага танылды
Портретның биеклеге 2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә
Әгерҗедә яшәүче үзешчән рәссам Радик Ибрашев, бетон диварда Юрий Шатуновның портретын ясап, июнь ахырында вафат булган җырчының истәлеген мәңгеләштергән. Граффити «Локомотив» стадионы янында барлыкка килгән.
Автор «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, рәссамга Шатуновның портретын ясау үтенече белән җырчының фанаты мөрәҗәгать иткән, ул социаль челтәрләрдә кирәкле материалларга акча җыюны оештырган.
«Кешеләр акциядә бик теләп катнашты, кемдер – 100, кемдер 200 сум күчерде. Миңа ул артыгы белән җитте һәм ике көндә җырчының портретын иҗат иттем», - дип өстәде Ибрашев.
Портретның биеклеге 2 метр, киңлеге 4 метр тәшкил итә. Бетон диварның берсендә җырчының портреты урнашкан, ә икенчесендә соңгы җырындагы бер куплет урын алган.
Радик Ибрашев граффитины Шатуновның реаль фотосы нигезендә иҗат иткән. Ул аны туксанынчы елларда илебездә яшәүче күпләрнең хәтерендә калган яшь артист түгел, ә урта яшьләрдәге ир-ат итеп сурәтләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев